Сыналам да, сынган кебек булам, Көчсез калам язмыш каршында. "Тукта! - димен, - ник сыныйсың мине?! Ни гаебем бар Тормыш каршында?" Язмыш исә миңа җавап бирә, "Сыналасың, димәк көчле син! Булса әгәр көчсез калган чагың, Туктап азрак хәл ал, дустым, син!" "Ник сыныйсың димә, шулай кирәк, Сыналмаган кеше Бәхетсез. Авырлыкка бирешмәгән кеше, Бәхет таба алыр һичшиксез!" "Язмышым!"-дим-,"Нигә шулай авыр, Атлаулары гомер юлыннан?!" "Чү,син ашыкма әле минем дустым! Авырлыклар хәзер узарлар!" Түзә икән кеше бар нәрсәгә, Тормыш юлы аша үткәндә. Артка карап үтелгәнне барлый, Гомер йомгакларын сүткәндә. Язмышыма тагын сорау бирдем, "Сагыш,борчу нигә иярә?" Язмыш исә көлемсерәп куйды, "Шатлыгыңның кадерен белсәнә!" Борчуларым әгәр булмасалар, Шатлык булмас иде кадерле. Бар нәрсә дә вакытлыча икән, Югалтмаска кирәк өметне. "Язмыш! - димен - күп калдымы әле, Тормышымда сынау үтәсе?" "Күпме булса гомерең, шулкадәрле, Сынау күперләрен кичәсе". Тормыш сукмакларын үткән чакта, Сүндермә син өмет утыңны. Сындым дигән чагың булганда да, Дәвам ит син, дустым, юлыңны ...